Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Беляев БПЛА һөҗүме видеосын социаль челтәргә куйган өчен җаваплылык турында искәртте
Түбән Кама мэры Радмир Беляев пилотсыз очкыч һөҗүмен видеога төшереп социаль челтәрләргә һәм мессенджерларга куйган өчен җаваплылык турында искәртте. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язган.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында Түбән Каманың кайбер предприятиеләре зыян күрүе турында хәбәр иткән ид. Моннан тыш, берничә кеше җиңелчә тән җәрәхәтләре алган. Радмир Беляев шәһәргә пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәләрен бетерүне шәхси контрольгә алды.
«Әгәр күктә пилотсыз очу аппаратын, һава һөҗүменнән саклану системалары эшен яки һөҗүм нәтиҗәләрен күргәнсез икән, социаль челтәрләргә һәм мессенджерларга аларның фото һәм видеоларын куймагыз. Кадрда бернинди дә мөһим әйбер юк кебек тоелса да, мондый язмалар дошманга безнең хезмәтләр эше турында мәгълүмат алырга һәм алга таба һөҗүмнәргә төзәтмә кертергә ярдәм итә ала», – дип искәртте Түбән Кама башлыгы.
Пилотсыз очкычлар һөҗүме турында мәгълүмат тараткан өчен җаваплылык, әгәр ил куркынычсызлыгына зыян китерергә сәләтле белешмәләр дөнья күрсә, шул исәптән җинаять җаваплылыгы да каралган.
Пилотсыз очкычлар күрсәгез, бу хакта 112 номерына хәбәр итәргә кирәк, дип өстәде Беляев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз