Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Беляев БПЛА һөҗүме турында: Бөтен Түбән Кама өчен зур фаҗига
Түбән Кама мэры Радмир Беляев дошманның шәһәргә һөҗүме нәтиҗәләрен шәрехләде. Ул БПЛА һөҗүмнәре нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр санын атады. Аның мәгълүматлары буенча, пилотсыз очкычларның берсе агачка эләккән, шуның аркасында аның янында торган автомобиль зыян күргән.
«Машинада дүрт егет булган. Икесе һәлак була. Тагын икесе авыр хәлдә хастаханәдә ята. Һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашам. Бу бөтен Түбән Кама өчен зур фаҗига», – дип язды Беляев МАКСка.
Тагын бер һөҗүм торак йортка туры килде.
«Кызганыч, һөҗүмгә өйләрендә йоклап яткан тыныч халык эләкте. Торак йортка һөҗүм нәтиҗәсендә 4 зыян күрүче бар. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә», - дип өстәде ул.
Беляев шулай ук дошман атакасы нәтиҗәсендә предприятиеләрнең берсендә янгын чыгуы турында хәбәр итте. Хәзер аны бетерәләр, җитештерү процессы туктатылмаган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз