news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белоруссиядән килүче циклон Татарстанга кар алып килә

Белоруссиядән килүче циклон Татарстанга кар алып килә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Бүген, 13 февральдә, Белоруссиядән һәм Россиянең үзәк районнарыннан килүче циклон Татарстанда кабат кар яудырачак һәм температура күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава хакимлек итәчәк. Кар явачак, урыны белән республикада кабат буран, күз күреме 1000 метр һәм аннан да азракка начарланырга мөмкин.

Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, аннан ул юнәлешен төньякка үзгәртәчәк. Юлларда бозлавык барлыкка килә.

Татарстан буенча һава температурасы көндез -4 дән -9 градуска кадәр (төбәк башкаласында -7 дән -9 градуска кадәр) тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә метеорологлар.

Казанда тәүлек эчендә 4-5 миллиметр, республика буенча 3-7 миллиметр калынлыкта кар явачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot