news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белоруссиядә террорчылыкка каршы операция режимы кертелде

Белоруссия дәүләт иминлеге комитеты республика Эчке эшләр министрлыгы үткәрә торган команда-штаб өйрәнүләре кысаларында Гродно һәм Гродно районы территориясендә террорчылыкка каршы операция режимы кертте. Бу хакта көч ведомствосына сылтама белән БЕЛТА агентлыгы хәбәр итә.

«Тикшерү чаралары үткәрелә торган зонада хәрби һәм башка төрле махсус техника җәлеп итү, көчәйтелгән контроль кертү һәм юл хәрәкәтен чикләү каралган», - диелә карарда.

Элегрәк РФ Президенты Владимир Путин Россиянең яңартылган атом-төш доктринасын раслады. Документ нигезендә, Мәскәү Россиянең генә түгел, Белоруссиянең дә суверенитеты һәм территориаль бөтенлегенә кискен куркыныч янаган очракта массакүләм юк итү коралын кулланырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot