Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белоруссиядә Татарстан мәдәнияте көннәре Качалов театры спектакле белән башланып китә
Бүген Белоруссиядә Татарстан мәдәнияте көннәре уңаеннан Минскида туры эфирда матбугат конференциясе үтте.
«Безнең программабыз бик киң. Төп вакыйгаларның берсе – иң яхшы театрыбызның гастрольләре. Шулай ук, сәнгать осталары концерты да алып килдек. Язучылар белән очрашу да, музей проектлары да булачак, музей реставраторларының хезмәттәшлегенә нигез салыначак», – дип программа белән таныштырып узды Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.
Матбугат конференциясендә Белоруссия Республикасы мәдәният миинстрының беренче урынбасары Валерия Громада катнашты. Ул кунакларны сәламләп Татарстанның үз мәдәни мирасына игътибарлы булуын билгеләп узды. Соңгы ун елда Татарстан делегациясенең иң масштаблы иҗади делегация булуын әйтте.
Качалов театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский театр гастрольләренең 15 көнгә сузылуын искәртте. «Чөнки безнең хөкүмәт мәдәнияткә акча салуның генофондка акча салыну икәнлеген аңлый», – диде ул. Белоруссиядә Татарстан мәдәният көннәрен ачу өчен Гогольнең «Ревизор» спектакле сайланган.
Белоруссиядә Татарстан көннәре ачылу тантанасы иртәгә билгеләнгән. Бүген Милли сәнгать музеаанда ике республиканың реставраторлары эшли башлады.
Иртәгә Белоруссиянең Милли китапханәсендә «Мәдәни киңлектә китап» күргәзмәсе ачыла һәм Татарстанның иҗади интеллигенциясе белән очрашу уза. Минскиның Халык иҗаты үзәгендә түгәрәк өстәл планлаштырылган.
«Беларусь» кинотеатрында Татарстан киносы көннәре ачыла.
Татарстан иҗат әһелләре алып килгән мәдәни чаралар Молодечно шәһәрендә дә дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз