news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белоруссиядә татарлар тарихына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

Казаннан Минскига бер атналык сәфәргә Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр төркеме, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар бара.

Белоруссиядә татарлар тарихына багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция узачак
Белоруссия Президенты сайтыннан алынды

11 апрельдә Минскида «Беларусь Республикасы татарлары: тарих һәм хәзерге заман» темасына халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.

Конференциядә Россия, Белоруссия һәм Казахстан вәкилләре катнашуы көтелә. Казаннан Минскига бер атналык сәфәргә Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр төркеме, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар бара. Конференция вакытында җирле татарларның күргәзмәләре һәм үзешчән артистларның чыгышлары да планлаштырылган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесенә тарихчы-археолог, Татарстанның «Татар төбәкчеләре» оешмасы рәисе Альберт Борһанов хәбәр итте.

Конференциядән тыш, Татарстан делегациясе Минскида Җәмигъ мәчете белән танышачак, татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре, җирле татарлар, Белоруссия галимнәре, төбәкчеләре белән очрашачак.

Витебск өлкәсендә Шмырев исемендәге музей белән танышу, Бөек Ватан сугышында Белоруссияне фашистлардан азат иткәндә һәлак булган татарлар һәм татарстанлылар күмелгән урыннарга чәчәкләр салу, Дубровинск районы җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелеге белән очрашу планлаштырылган. Сүз уңаеннан, «Рыленки» мемориаль комплексында татар композиторы, сугышта Белоруссияне яклаганда ятып калган Фәрит Яруллин да җирләнгән.

Татарстан делегациясе катнашында Минск районы Волковичи авылы зиратында Кызыл йолдыз ордены кавалеры, Кызыл Армия капитаны Әдгам Кәримовка һәйкәл ачу тантанасы булачак. Нәселе буенча чыгышы Казаннан булган, Казахстанда туып үскән татар каһарманы Кәримов 1944 елның 7 июлендә 28 яшендә батырларча һәлак була. Аның кабере янында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән истәлек урыны булдырылган. Тантаналы чарада каһарманның туганнан туганы, Казахстанның татарлар һәм башкортлар ассамблеясе җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе урынбасары Тәүфик Кәримовның катнашуы көтелә.

Брест шәһәрендә дә татарлар, төбәкчеләр, ветераннар белән очрашулар булачак. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән канкойгыч сугыш барган Брест крепостенә керү, андагы музейлар белән танышу оештырылачак.

Брест крепосте – ул Бөек Ватан сугышы белән бәйле иң истәлекле урыннарның берсе. Биредә Татарстанның Питрәч районында туып үскән керәшен татары, майор Петр Гаврилов, каһарманлык күрсәтеп, Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Аның турында әдәби әсәрләр язылган. Брест, Краснодар, Казан, Иркутск шәһәрләрендә һәм Питрәч авылында аның исеме белән аталган урамнар бар.

Тарихны өйрәнүгә багышланган чараларны Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100