news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белоруссиядә «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллинны искә алдылар

Фәрит Яруллин 1943 елның октябрендә Белоруссияне фашистлардан азат иткәндә Дубровенск районында һәлак була.

Белоруссиядә «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллинны искә алдылар
Рифат Каюмов

10 апрельдә Белоруссиянең Витебск өлкәсе Дубровно шәһәрендә «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллинны искә алып, аның һәйкәленә чәчәк салдылар.

Композиторны искә алу чарасында Дубровенск районы хакимияте вәкилләре, Татарстаннан килгән Бөтендөнья татар конгрессының төбәкчеләр төркеме, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар Вахит Имамов, Ләбиб Лерон, "Татар-информ" хәбәрчесе катнашты.

Казаннан Белоруссиягә бер атналык сәфәр белән делегация килүен алдарак хәбәр иткән идек.

Дубровно шәһәре үзәгендә урнашкан сәнгать мәктәбе 2017 елдан бирле Фәрит Яруллин исемен йөртә. Мәктәп бакчасында композиторга һәйкәл куелган.

 

Фото: © Рифат Каюмов

Дубровенск районының төбәк тарихын өйрәнү музеенда Фәрит Яруллинга багышланган аерым витрина бар. Бирегә композиторның берничә фотографиясе, биографик белешмәсе, әсәрләренең ноталалары, "Шүрәле" балеты афишалары, 2017 елда һәйкәл ачу тантанасыннан фотографияләр куелган.

 

Фото: © Рифат Каюмов

Танылган татар композиторы, «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллин 1943 елның октябрендә Белоруссияне фашистлардан азат иткәндә Дубровенск районында һәлак була. Аның җәсәде «Рыленки» каберлегендә җирләнгән. Каберлектә 9,5 мең Советлар Союзы солдаты күмелгән. Мемориаль ташларга татар фамилияләре күпләп язылган. Алар арасында Фәрит Яруллин исеме дә бар. Һәйкәл янында булган делегация «Рыленки» каберлегенә дә чәчәкләр салып, сугышта һәлак булган ватандашлар рухына дога кылды.

 

Фото: © Рифат Каюмов

 

Фото: © Рифат Каюмов 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100