Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Белоруссиядә татар халкы мәдәниятенә багышланган күргәзмә ачылды
Экспозициядә милли кием үрнәкләре, бизәнү әйберләре, күн мозаикалы аяк киеме, йорт-җиһаз һәм мөселманнарның дини тормыш предметлары урын алган.
(Казан, 18 май, "Татар-информ"). 15 май көнне Полоцк тарихи-мәдәни музей-тыюлыгында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының фонд коллекциясеннән әзерләнгән «Татар милләте мәдәниятенең төрлелеге” исемле күргәзмә эшли башлады. Чара Татарстан һәм Беларусь республикалары Хөкүмәтләре арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүе кысаларында оештырылды. Бу хакта Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Килгән кунакларны Полоцк музей-тыюлыгы директоры Тамара Джумантаева һәм Алабуга музей-тыюлыгының хисап һәм фондны саклау буенча генераль директор урынбасары Марина Жарковская сәламләде. Күргәзмә буенча беренче экскурсияне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының декоратив-гамәли сәнгать музей-остаханәсе мөдире Әлфия Мөшәрәпова үткәрде.
Экспозициядә татар халкы мәдәниятенең бөтен төрлелеген һәм байлыгын тасвирлаучы 180ләп предмет урын алган. Алар – милли кием үрнәкләре, бизәнү әйберләре, күн мозаикалы аяк киеме, йорт-җиһаз һәм мөселманнарның дини тормыш предметлары.
Экспозицияне Алабуга музей-тыюлыгының арт-проект эшләре тулыландыра: аларны Татарстан һәм Башкортстанның атказанган рәссамнары иҗат иткән.
Татар мәдәнияте көннәре кысаларында «Татар милләте мәдәниятенең төрлелеге” күргәзмәсе 5 июньдә Беларусь Республикасының Милли тарих музеенда (Минск), ә 15 июльдә - Гомельдә ачылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз