news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләүгә карата Марат Әхмәтов аңлатма бирде

Министр сүзләренчә, Белоруссия җитештерүчеләренә Россиягә кертелә торган продуктларның сыйфаты белән канәгать булмаулары турында белдергәннәр.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Арсений Маврин). Вице-премьер –Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүген Россельхознадзорның Баларусьтан сөт продукциясен кертүне чикләү турындагы карарына аңлатма бирде.

“Бу - уйлап кабул ителгән карар, чөнки Белоруссиянең 40 тан артык сөт эшкәртү предприятиесе, киң ассортиментына карата шикаять белдерүләр булганга, дәүләт күзәтчелеге контролендә”, - диде Марат Әхмәтов журналистларга видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсеннән соң.

“Әлбәттә, бу мәсьәлә тирәнтен өйрәнүне таләп итә. Әмма Беларусьның Россиягә үз продукциясен генә кертүенә шик бар”, - дип билгеләп үтте тармак министры.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, Белоруссиядән сөт продукциясен кертүне чикләү бездәге бәяләргә йогынты ясамаячак, чөнки илдә сөт җитәрлек.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100