news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белоруссиядән сөт продуктларын савытларга тутырмыйча кертергә рөхсәт ителде

Чикләү ветеринария һәм санитария нормаларына һәрвакытта да туры килмәве белән бәйле иде

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Россельхознадзор Белоруссиядән сөт продуктларын савытка тутырмыйча кертергә рөхсәт итте. Моңа кадәр болай эшләү тулысынча тыелган иде. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы күзәтчелек органы сайтына сылтама белән хәбәр итә.

2018 елның 6 июнендә кертелгән әлеге чикләүләр Белоруссиядә җитештерелгән продукциянең Россия һәм Евразия икътисади берлегенең ветеринария һәм санитария нормаларына һәрвакытта да туры килмәве белән бәйле иде. Өстәвенә, Белоруссиядә җитештерелгән дип, Россиягә башка илләрдән дә продукция кертү очраклары булган.

Чикләүләр Россиягә 2,5 литрдан зуррак савытта пастеризацияләнгән, стерильләштерелгән һәм ультрапастеризацияләнгән сөт һәм каймак, коры, концентрацияләнгән, консервланган, куертылган сөт һәм каймак һ.б. сөт продукциясе кертүгә кагылган. 

Россельхознадзорның матбугат сәркатибе Юлия Мелано журналистларга хәбәр иткәнчә, күзәтчелек органы тарафыннан Белоруссиянең 29 предприятиесенә карата кертелгән башка чикләүләр саклана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100