news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белоруссиядә Фатих Кәримне искә алганнар

Чара шагыйрьнең тууына 110 ел тулуга багышланган.

(Казан, 6 март, «Татар-информ»). Белоруссиянең «Чишмә» татар – башкорт мәдәни мирасы халыкара иҗтимагый берләшмәсендә Фатих Кәримне искә алганнар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара шагыйрьнең тууына 110 ел тулуга багышланган. Шигьри кичәдә шагыйрьнең әсәрләре һәм «Ләйсән» фольклор ансамбле чыгышлары яңгыраган.

Кичәнең икенче өлеше татар милли ашларына багышланган. Белоруссиядә яшәүче татарлар кыстыбый пешерергә өйрәткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot