news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белоруссия Тышкы эшләр министры Владимир Макей вафат булган

Белоруссия Тышкы эшләр министры Владимир Макей 64 яшендә вафат булды, дип хәбәр итә Sputnik Беларусь.

«Белоруссия Тышкы эшләр министры Владимир Макей кинәт вафат булды», -дип хәбәр итә агентлык Тышкы эшләр министрлыгының матбугат секретаре Анатолий Глазга сылтама белән.

Дүшәмбе көнне Макейның Россиядәге хезмәттәше Сергей Лавров белән сөйләшүләре планлаштырылган иде. Бу турыда РИА Новости яза.

Владимир Макей 1958 елның 5 августында Белоруссия ССРның Гродно өлкәсе Некрашевичи авылында туа. Минск дәүләт педагогия институтының чит телләр бүлеген һәм Австрия Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик академиясен тәмамлый.

1993 елдан ул дипломатик хезмәттә: Белоруссия Тышкы эшләр министрлыгының дәүләт протоколы хезмәте башлыгы урынбасары, Европа Советы каршындагы республика вәкиле, Франциядәге илчелек киңәшчесе, Тышкы эшләр министрлыгының гомумевропа хезмәттәшлеге идарәсе башлыгы. 

2000 елдан 2008 елга кадәр Белоруссия Президенты ярдәмчесе булып эшли, 2008-2012 елларда президент администрациясен җитәкли. Тышкы эшләр министры итеп 2012 елның 22 августында билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100