news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белоруссия шагыйре Янка Купала әсәрләре беренче тапкыр татар теленә тәрҗемә ителде

Шагыйрь Ренат Харис бүген "Хуш киләсез - кали ласка" исемле Белоруссия шигърияте җыентыгын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.

Белоруссия шагыйре Янка Купала әсәрләре беренче тапкыр татар теленә тәрҗемә ителде
Рамиль Гали, Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ», Айдар Әхмәдиев). Белоруссиянең бөек шагыйре Янка Купала әсәрләре бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда татар телендә беренче тапкыр яңырады. Чара Белоруссия белән Россия халыклары бердәмлеге көненә багышланган иде.

Янка Купала шигырьләрен Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауераты, шагыйрь Ренат Харис үз тәрҗемәсендә укыды. Шулай ук ул татар теленә үзе тәрҗемә иткән "Хуш киләсез - кали ласка" исемле Белоруссия шигърияте җыентыгын да киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итте.

"Узган елны мин Минск шәһәрендә беларус шагыйрьләре әсәрләренең татар телендә тәрҗемәсен беренче тапкыр тәкъдим иткән идем. Хәзер исә мин Белоруссиянең мәгълүмат министры Александр Карлюкевич үтенече белән Янка Купаланың сонетларын тәрҗемә итү өстендә эшлим", - диде Ренат Харис.

"Белоррусия җитәкчелеге бу шигырьләрне дөньяның барлык бөек телләренә тәрҗемә итәргә тели. Шул исәптән, татар телен дә шушы бөек телләр исемлегенә керткәне өчен минем беларус халкына аеруча зур рәхмәтемне белдерәсем килә", - диде шагыйрь.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100