Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белоруссия саклану министры: Украина чигендәге вазгыятьне алдан әйтеп булмый
Белоруссия саклану министры Виктор Хренин Украина чигендәге хәлне алдан әйтеп булмый торган, әмма шул ук вакытта контрольдә тотыла торган дип бәяләде. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.
«Бүген хәлне алдан әйтеп булмый. Әлбәттә, барысы да булырга мөмкин, әмма ул контрольдә тотыла, без аны бик игътибар белән күзәтәбез, чаралар комплексын кабул итәбез, шуңа күрә хәзер борчылырга кирәкми», - диде республика саклану министры шимбә көнне ОНТ телеканалы эфирында.
Ул шулай ук Белоруссиядә Көнчыгыш флангта НАТО ягыннан «сугышка алдан әзерләнү чаралары комплексы»н күрәләр, дип хәбәр итте. «Без кулланган күрсәткечләр һәм аларга нигезләнеп нәтиҗә ясау өчен еллар кирәк. Шуңа күрә алдан әзерләнү дигән төшенчә бар. Хәзер үк группировкалар оештырыла, әзерлек бара дигән сүз юк», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз