news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белоруссия партизан отрядларындагы татарлар турында китап басмага әзерләнә

Китап Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына кадәр дөнья күрер дип көтелә

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). «Татары в партизанских отрядах Белоруссии» дип аталган һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев инициативасы белән әзерләнә торган әлеге китап 4 кеше авторлыгында төзелә. Аерым алганда, төп авторлар – Мәскәүдә яшәүче тарих фәннәре докторы, МГИМО профессоры Абдулхан Әхтәмҗан һәм генерал-полковник Мансур Хәкимов, автордашлар – Казандагы әдәбият белгече һәм журналист Рафаэль Мостафин (ул әлеге китапны нәшер итү буенча җитәкче), тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Гайнетдинов.

 Авторларның берсе булган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән элемтәләр бүлеге башлыгы Рөстәм Гайнетдинов сүзләренчә, әлеге китапка Белоруссиядәге татар партизаннарының исемлеге 2005 елдан бирле теркәлә. Ачыкланган исем-фамилияләр «Хәтер китабы»на туплап бирелгән, «Гасырлар авазы» журналының 2005 елдагы 1 нче санында 76 кешедән торган исемлек басылган, соңыннан «Татарстан» журналында язма дөнья күргән, телевизион тапшыру булган.

Хәзерге вакытта 75 кешенең исемлеге әзер. Гомумән, барлыгы 300дән артык исем-фамилия таптык, ләкин аларны элеккеге торак пунктлар атамалары белән чагыштырып җентекләп тикшерәсе, эшкәртәсе бар һәм моңа тагын ярты ел чамасы вакыт кирәк. «Шуның буенча Беларусь Республикасыннан документлар алдык. Мин үзем генә дә анда 4 тапкыр барып, архивларда эзләндем, үзебезнең татарлар турында материаллар тупладым, бу эш белән 1989 елдан бирле шөгыльләнәм. Китапны исә минем шушы эзләнүләрем, хезмәтемнең нәтиҗәсе буларак күзаллыйм», - дип сөйли Р.Гайнетдинов. 

Китап исә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгына кадәр дөнья күрер дип көтелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100