news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Беларусь КГБ башлыгы: Ноябрь-февраль махсус операциянең борылыш моменты булырга мөмкин

Россиянең Украинадагы махсус операциясендә ноябрьдән февральгә кадәр булган вакыт борылыш моменты булырга мөмкин. Мондый фикерне Беларусь Дәүләт иминлеге комитеты башлыгы Иван Тертель белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«Әгәр Россия Федерациясе мобилизацияне сыйфатлы итеп уздырса, үз группировкаларын техник чаралар һәм алдынгы кораллар белән тәэмин итсә, хәрби хәрәкәтләр төп фазага керәчәк», – дип белдергән ул.

Дүшәмбе көнне Беларусь һәм Россия президентлары Александр Лукашенко һәм Владимир Путин Союздаш дәүләт гаскәрләренең уртак региональ группировкасын булдыру турында килеште, дип яза «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100