news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белоруссия-Казахстан-Россия Таможня берлеге 2010 елның 1 гыйнварыннан эшли башлый

2011 елның июленнән исә таможня контроле тулысынча Россия, Белоруссия һәм Казахстан Таможня берлегенең тышкы чикләренә чыгарылачак

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге илләре таможня хезмәтләре җитәкчеләре советының Казанда узган 50 нче юбилей утырышына чыгарылган мәсьәләләрнең берсе- Белоруссия-Казахстан-Россия Таможня берлеген төзү белән бәйле иде.
Россия Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов журналистларга хәбәр иткәнчә, күп эшләр инде башкарылган, хәзер барлык позицияләрне килештерү бара. Казахстан Финанс министрлыгының Таможня контроле комитеты рәисе Козы-Корпеш Карбузов белдерүенчә, уртак таможня тарифлары инде эшләнеп беткән диярлек. Таможня берлегенең Таможня кодексы да әзер. Ул агымдагы елның ноябрендә Минскида имзаланыр дип көтелә. Таможня кодексын киләсе елның июленнән гамәлгә кертү күздә тотыла.

Билгеле булганча әлеге Таможня берлеген 2010 елның 1 гыйнварыннан эшләтү хакында килешенгән иде. Аны тулысынча гамәлгә кертү этаплап башкарылачак. Белоруссия белән Россия чигендә таможня контроле союз дәүләтенең тышкы чикләренә 2010 елның 1 гыйнварыннан чыгарылчак. Бу Таможня берлегенең эшли башлавына сигнал булачак. 2011 елның июленнән таможня контроле тулысынча Россия, Белоруссия һәм Казахстан Таможня берлегенең тышкы чикләренә чыгарылачак.

Шушындый интеграция процесслары көчәйгән вакытта БДБ илләре таможня хезмәтләре җитәкчеләре советы таможня процедураларын гадиләштерү һәм югары мәгълүмат технологияләрен кулланып хезмәттәшлек итүгә төп игътибар бирә. “Озак вакытлар төрле форматта эшләргә күнеккән таможня хезмәтләре алдында хәзер алдынгы мәгълүмат технологияләре шартларда эшләү мәсьәләсе көн кадагында тора. Аларга бер-берсен электрон документ әйләнеше ярдәмендә аңларга өйрәнергә туры киләчәк”, -ди Россия Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов.







autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100