news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белоруслар Чаллының электр транспортын яңартырга тәкъдим итә

Ә троллейбусларны шәһәр кирәксенми

 (Казан, 9 сентябрь, “Татар-информ”). Чаллыга Минск шәһәреннән “Белкоммунмаш” заводы вәкилләре килеп китте. Алар автогигантта электр транспортының инде искереп беткәнен белеп килгәннәр, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы.

“КАМАЗ” төзелә башаган елларда ук эшли башлаган трамвай депосы, чыннан да, халыкны иске вагоннарда ташый. Предприятиедәге 120 трамвайның 80е эшләү срогы чыкса да, ремонтлаганнан соң, шалтыр-шолтыр йөри бирә. Белоруслар “Электротранспорт” ҖЧҖенә сафтан чыккан вагоннарны Чаллыда ук ремонтлап бирергә теләүләрен әйттеләр. Детальләр Минск трамвай җитештерү заводыннан китереләчәк, хәтта кузовы, урындыклары һәм салон эчендәге башка әйберләр дә аларныкы булачак. Моның өчен Чаллыда төзекләндерү цехы ачарга кирәк. Автогигантта исә, бу тәкъдимнәр турында уйларга кирәк, диләр. Болардан тыш, белоруслар үзләрендә эшәнгән трамвайларны да сатып алырга тәкъдим ясадылар, алар хәзер Чаллы предприятиесе килешү төзегән Усть-Катав заводы җитештергән вагоннардан арзанрак

Усть-Катав трамвайларының берсе 20 миллион сум тора. Иске вагоннарны төзәтү дә кыйммәткә төшә, Минск трамвайларының да арзанрак булуы бик ышаныч тудырмый. Шуңа күрә “Электротранспорт” ҖЧҖ җитәкчеләре әлегә җавап бирергә ашыкмый. Татар халык мәкалендәге кебек, җиде кат уйлап, бер кат кисмәкчеләр.

Шулай ук белоруслар Чаллыга тролейбуслар сатарга теләкләре барлыгын да белдерделәр. Ак калада, гомумән, тролейбус юк һәм булмаячак, шуңа бу сорау кире кагылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100