news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Белое солнце пустыни” фильмындагы Петруха - Николай Годовиков онкологиядән вафат булган

Артистка 67 яшь тулган булган.

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Совет һәм Россия актеры Николай Годовиков онкология авыруыннан үлгән. Бу хакта артистның дустына сылтама белән “Росбалт” агентлыгы хәбәр итә.

Годовиковка бары 67 яшь булган. Артистның гомере Санкт-Петербург шәһәрендә өзелгән.

Годовиковның кино карьерасы 1966 елда “Республика ШКИД” картинасындагы рольдән башланып киткән. “Белое солнце пустыни” фильмындагы Петруха роле аңа танылу китергән. Актерның тормышы 1970 елларда җинаятьчел дөнья белән бәйләнеп авырлаша, ул өч тапкыр хөкем ителгән. Шуннан соң ул фильмнарда аерым күренешләрдә генә төшкән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot