news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгородка һава һөҗүме вакытында 9 кеше зыян күргән

Бүген һава һөҗүменнән саклану системасы Белгород һәм Белгород районында 17 һава максатын бәреп төшергән, дип хәбәр итте өлкә губернаторы Вячеслав Гладков.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 9 кеше зыян күргән.

Бер ир-атның күкрәгендә һәм аягында үтәли тишеп кергән яра бар, ул авыр хәлдә. Аның кызында – баротравма. Алар икесе дә хастаханәдә ята.

Тагын 7 кеше (6 ир-ат һәм 1 хатын-кыз) гәүдәсенең төрле өлешләре ярчык белән яраланган, алар хастаханәдә дәвалана.

Украина кораллы көчләренең һава һөҗүмендә 8 күп фатирлы йортның 13 фатирында тәрәзәләр бәреп ватылган, 3 шәхси торак йорт хуҗалыгына зыян килгән. Урыннарда оператив хезмәтләр эшли, дип яза «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100