news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгород өлкәсендә пилотсыз очу аппараты һөҗүме аркасында яраланган

Белгород өлкәсенең Бессоновка авылындагы коммерция бинасына Украина дроны һөҗүм итү нәтиҗәсендә җирле кеше зыян күргән. Төбәк губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр иткәнчә, ир-атны хастаханәгә алып киткәннәр.

Төбәк башлыгы сүзләренчә, пилотсыз очу аппаратының һөҗүме бинага да зыян китергән: тәрәзәләр ватылган, фасад җимерелгән. Моннан тыш, ватыклар дүрт автомобильгә зыян салган.

news_right_1
news_right_2
news_bot