news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгород өлкәсендә җиңел автомобильгә БПЛА һөҗүм иткән, бер кеше яраланган

Шебекино округындагы Вознесеновка авылында яшәүче кеше дошман БПЛАсы һөҗүме нәтиҗәсендә яраланган. Бу хакта Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итте.

Төбәк җитәкчесе мәгълүматларына караганда, пилотсыз аппарат җиңел автомобильгә һөҗүм иткән. Зыян күрүчене Шебекино үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Табиблар ир-атның мина-шартлау җәрәхәте һәм баротравма алуын әйткән. Шулай ук аның кулын кыйпылчыклар яралаган.

«Алга таба тикшерү һәм дәвалау өчен ашыгыч ярдәм бригадасы зыян күрүчене Белгородның 2 номерлы шәһәр хастаханәсенә илтәчәк», – дип белдерде губернатор.

news_right_1
news_right_2
news_bot