news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгород өлкәсендә федераль характердагы гадәттән тыш хәл режимы кертелде

Белгород өлкәсендә федераль характердагы гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Әлеге карар турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Александр Куренков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Куренков төбәктәге хәзерге вәзгыятьне федераль масштабтагы гадәттән тыш хәл буларак классификацияләргә кирәклеген ассызыклады.

Мондый статус федераль реакция дәрәҗәсен билгеләүне күздә тота, бу гомумдәүләт дәрәҗәсендә ресурслар җәлеп итү һәм гамәлләрне координацияләүне аңлата.

news_right_1
news_right_2
news_bot