news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгород өлкәсендә дошман ракетасы һөҗүме аркасында 11 яшьлек кыз үлгән

11 яшьлек кыз Белгород өлкәсенә Украина һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак була. Фаҗига Валуйск округының Принцевка авылында була, дип хәбәр иттеләр төбәк оперштабында.

Һәлак булучының яшьтәше күкрәк читлегенең ябык җәрәхәтен алган. Тагын өч өлкән кеше яраланган – 72 һәм 47 яшьлек хатын-кызлар, шулай ук 60 яшьлек ир-ат. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot