news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгород өлкәсеннән Чаллы табиблары тәҗрибәсен өйрәнергә килделәр

Визитның максаты - делегатларының безнең дәвалау алымнарын үзләрендә куллану, киләчәктә элемтәләрне яхшыртып хезмәттәшлек итү.

 (Чаллы, 14 июль, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы", Мирһади Разов). Чаллыга Белгород өлкәсеннән бер төркем табиблар килде. Коллегалары аларны шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе белгечләре үз эш тәҗрибәләре белән таныштырдылар, дип яза җирле басма.

Визитның максаты - Белгород өлкәсе делегатларының Чаллы хастаханәсенең ашыгыч һәм югары технологияле медицина ярдәмен өйрәнеп үзләрендә безнең дәвалау алымнарын куллану, киләчәктә элемтәләрне яхшыртып хезмәттәшлек итү.

Кунакларга хастаханәнең эш принципларын күрсәттерәр. Коллегаларны госпитализация логистикасы, кергәндә бүленеш агымнары, ашыгыч медицина ярдәме күрсәткәндә диагностика алу һәм аның күләме тәҗрибәсе белән таныштырдалыр.

"Без клиниканың югары эшчәнлек тәҗрибәсендә инандык, бу турыда ишеткән идек инде. Һичшиксез, тәкъдим ителә торган мондый дәрәҗәдәге медицина ярдәме соклану тудыра, барлык процесслар да вак-төякләргә кадәр хәл ителгән", - дип, белдерделәр алар.

Белгород өлкәсеннән килгән кунаклар ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хезмәткәрләренә киләчәктә дә уңышлар теләделәр һәм аларны үзләрененә чакырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100