Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бельгиянең татар җәмгыяте Брюссель янында Сабан туен бәйрәм итте
Кояшлы яшел аланда татар крестьян көнкүреше уеннары һәм ярышлары узды.
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Брюссель янындагы яшел чирәмлек 29 июньдә фольклор яратучыларны татар Сабан туена җыйды. Кешеләр төрле шәһәрләрдән җыелды. Кайбер ватандашларыбыз өчен бәйрәм яшьлеккә экскурсия, туган мәдәнияткә, мөһим рухи вакыйгага чуму өчен сәбәп булды. Бу хакта «Бельгия татарлары» хәбәр итә.
Кояшлы яшел аланда татар крестьян көнкүреше уеннары һәм ярышлары булды. Анда күзне бәйләп балчык чүлмәк вату, аркан тарту, катыктан тәңкә эзләү уеннары оештырылды.
Йөгерүчеләр агач кашыкка йомырка салып йөгерде, көянтәләп су ташыды, капчык киеп сикерүдә ярышты.
Традицион камыр табын ризыклары һәм тәм-томнар белән сыйландылар.
Татарлар һәм илнең төп халкы өчен Сабантуй бәйрәме үткәреп, Бельгиянең татар җәмәгатьчелеге милләтнең рухи байлыгын, матур мәдәни традицияләрен саклый һәм тапшыра белүләрен, үзләренең бердәмлеген һәм оешканлыгын күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз