news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бельгиянең Россиядәге илчесе Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә булды

Иң элек Ги Труверуа “Евроюс–Казан” Ауропа клубында булды

(Казан, 16 ноябрь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә вуз студентлары һәм укытучылары Бельгия Корольлегенең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ги Труверуа әфәнде белән очрашты.
Иң элек Ги Труверуа “Евроюс–Казан” Ауропа клубында булды. “Евроюс” – Ауропа илләре белән элемтәләрне ныгыту, Татарстан һәм Ауропа яшьләре арасында хезмәттәшлекне үстерүне максат итеп куйган яшьләр проекты. Аңа 2009 елның апрель аенда ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә Ауропа Комиссиясенең Россиядәге вәкиллеге һәм ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты ярдәмендә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белән берлектә нигез салына. Ауропа клубы Казанның 14 вузын, мәктәпләрне, шулай ук иҗтимагый оешмаларны берләштерә. Алар арасында Чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе, ТР Яшь галимнәр советы һәм башкалар бар.
Ги Труверуа клубта катнашучыларга Казан һәм Бельгия арасындагы элемтәләрне җайга салуда ярдәм күрсәтәчәген әйтте. Клуб әгъзалары фикеренчә, бу үзара тәҗрибә алмашуда файдалы булыр иде.
“Евроюс–Казан” Ауропа клубында булганнан соң, илче әфәнде ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе студентлары, укытучылар һәм аспирантлар белән очрашты. Биредә аңа Бельгиядәге яшьләр сәясәте, волонтерлар хәрәкәте үсеше, шулай ук Бельгия һәм Татарстан яшьләр оешмалары арасындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сораулар бирделәр. Ги Труверуа билгеләп үткәнчә, Казан яхшы эшлекле элемтәләре булган бик матур шәһәр. Илче фикеренчә, ике ил студентлары арасындагы хезмәттәшлек дәвам итәчәк. Ул шулай ук Бельгия һәм Татарстан арасында икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә кирәк, дип саный.
Илче белән очрашудан соң ТР Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе ректоры, социология фәннәре докторы Андрей Ершов журналистларга биргән интервьюсында хәбәр иткәнчә, Труверуа әфәндедә академиянең эшчәнлеге, аерым алганда “Евроюс–Казан” Ауропа клубы зур кызыксыну уяткан. Чөнки әлеге оешма Ауропа илләре белән элемтәләрне ныгытырга мөмкинлек бирә. Мәдәният, мәгариф, Халыкара элемтәләр өлкәләрендә хезмәттәшлек җайга салыначак. “Труверуа әфәнде белән дуслык дәвам итәчәк, һәм без нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнәбез”, – дип сүзен йомгаклады А.Ершов.





autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100