Бельгиядә яшәүче 11 яшьлек Аделина татар телен яклап ачык хат язган
Аделина ел саен Урта диңгез буендагы лагерьда татар телен өйрәнә.
(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Бельгиянең Льеж шәһәрендә яшәүче 11 яшьлек Аделина Бөтендөнья татар конгрессына. татар телен яклап, ачык хат белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта "Бельгия татарлары" берлегенең социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр ителә.
Аделина - милләте буенча татар, Бельгиянең французлар яши торган өлешеннән. Былтыр ул беренче тапкыр татарларның тарихи Ватанында - Татарстанда була. Туган иленнән еракта яшәүгә карамастан, Аделина татар телен онытмый, ул Айдар Галимов җырларын тыңлый, аның күп җырын белә.
"Татар мин - татар кызы... "Кояш, диңгез, дусларым!" Туган телемдә сөйләшә белү, уйлый һәм хыяллана алу - ниндий зур бәхет. Дәү әнием, дәү әтием, сез минем белән горурлана аласыз. Иң элек өйрәнгән сүзләрем дә "әнием, әтием, матурым, бәгърем" дигән сүзләр булды.
Үземнең газиз телемдә сөйләшәм, мин ТЕЛИМ сөйләшергә... hәм Сөйләшермен. Нигә дисезме? Чөнки ул - Минем ана телем.
Татар кызы булуым белән мин горурланам", - дип язган Аделина.