news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бельгиядә, табибларга рәхмәтле булуны күрсәтү өчен, тәрәзәләргә ак сөлге эләләр

Татар оешмасы вәкиле Регина Вәлиева әйтүенчә, аның танышлары  арасында коронавирустан авырган кешеләр бар.

Бельгиядә, табибларга рәхмәтле булуны күрсәтү өчен, тәрәзәләргә ак сөлге эләләр
Регина Вәлиева

(Казан, 7 апрель, «Татар-информ», Рәмис Латыйпов). Бельгия татарлары оешмасы рәисе урынбасары Регина Вәлиева «Татар-информ» журналистына халыкның табибларга рәхмәтле булуын ни рәвешчә күрсәтүе һәм кешеләрнең чикләү вакытында кәефләрен ничек күтәрергә тырышулары хакында сөйләде.

«Февраль аенда битлекләр сатылып бетте, халык үзе битлек тегәргә өйрәнде. Хатын-кызлар аларны хастаханәләргә бушлай илтә, табибларны сакларга тырыша. Табибларга рәхмәтле булуны күрсәтер өчен Бельгия кешеләре, мин дә, тәрәзәбездә ак сөлге куйдык. Ак сөлге — без рәхмәтлебез дигәнне аңлата. Хәтта король дә үзенең сараена ак флаг куйды», — диде ул.

Регина сөйләвенчә, Бельгиядә, Италиядә, Франциядә кичке сәгать сигездә кешеләр балконнарга чыгып кул чаба. Бу табибларга рәхмәт әйтүне аңлата һәм коронавируска каршы көрәшәбез, без бердәм дигәнне аңлата, ди ул.

Шулай ук кешеләр бер-берсенең дә кәефен күтәрергә тырыша. Бельгиядә чикләү чаралары бик катгый булмау сәбәпле, урамнарга чыгу катгый тыелмаган. «Кешеләр балалары белән урамда йөрергә кызыграк булсын дип, тәрәзә төбенә уенчык аюлар куйдылар. Балалар кешеләрнең тәрәзәләренә карап, шул аюларны санап йөри. Фотоларга төшереп, социаль челтәрләргә куеп, үз урамнарындагы уенчыклар турында сөйлиләр», — ди Регина.

Бельгия корольлегендә коронавирус таралуга каршы чикләү чаралары 14 марттан бирле бара. Кешеләр өйләрендә эшли. Укулар онлайн бара. Бу балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә зур кыенлыклар тудыра, чөнки әти-әниләр үзләре дә онлайн эшли, дип сөйләде ул.

Бельгиядә 20 меңнән артык кеше коронавирус белән авырган, 1600 кеше үлгән. «Без белгән кешеләр арасында да коронавирустан дәваланып шифаланган кешеләр бар. Мәсәлән, иремнең эшендә 14 кеше коронавирустан инде савыкты. Кайберләре карантинга хәтле дә авырып киткәннәр иде», — диде Регина Вәлиева.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100