news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бельгия татарлары Милли ашлар көнен билгеләп үтте

Быел Бельгия татарлары бәйрәменең төп символы гөбәдия булды.

( Казан, 16 февраль, "Татар-информ"). Бельгиянең татарлар җәмгыяте Брюссельдә Милли ашлар көнен билгеләп үтте. Татар тәм-томнарын яратучылар бәйрәме нәкъ менә февраль аенда үткәрелә һәм ул аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов исеме белән бәйле, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы. Быел җәмәгатьчелек Юныс Әхмәтҗанов тууына 90 ел тулуны билгеләп үтә.

“Бельгия татарлары” берлеге Бөтендөнья Милли ашлар көнен төрлечә билгеләп үтә. Әйтик, чәй табыны янында сөйләшеп утырулар оештырыла. Анда һәркем үзе пешергән милли тәм-томны алып килә, шулай ук җирле халык өчен алар телендә остаз дәресләре үткәрелә.

Быел Бельгия татарлары бәйрәменең төп символы гөбәдия булды. Казаннан аны пешерергә өйрәтү өчен Юныс Әхмәтҗановның шәкерте, “Тәмле булсын” рестораны хуҗабикәсе, “Татар милли мәдәнияте һәм ашлары ассоциациясе” халыкара оешмасы президенты Резида Хөсәенова килгән иде. Ул гөбәдияне пешерү серләре сөйләп кенә калмыйча, җыелучыларга татар ашларын әзерләүнең төп принципалары белән дә таныштырды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100