news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Бельгия татарлары Гүзәл Яхина белән Парижда китап салонында очраштылар

Бельгия татарлары авторны "Зөләйха күзләрен ача" әсәренең французчага тәрҗемәсе чыгуы белән тәбрик иттеләр.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”). Бельгия татарлары Гүзәл Яхина белән Парижда китап салонында очраштылар. Бу хакта "Бельгия татарлары" ассоциациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бельгия татарларын Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча чыгышы кызыксындырды. Алар авторны әсәрнең французчага тәрҗемәсе чыгуы белән тәбрик иттеләр.

Мәгълүмат өчен. Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романын 29 телгә тәрҗемә итүгә килешү төзелгән. Ул, инде 20 телгә тәрҗемә ителеп, басылып та чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot