Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бельгия татарлары: "Франкфурт-на-Майне – Казан рейсы туган якны якынайта"
Франкфурт-на-Майне - Казан беренче рейсында Бельгиядән һәм Париждан татарлар килде, аларның күбесе әби-бабайлары җиренә беренче тапкыр аяк басты
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева, Гөлүзә Василова). Франкфурт-на-Майне - Казан даими авиарейслары Европада яшәүче күп кенә татарларга тиз арада беренче тапкыр тарихи ватанында булу мөмкинлеге бирәчәк. Кичә журналистларга "Бельгия татарлары" берлеге рәисе урынбасары Регина Вәлиева шундый фикер белдерде. Ул яңа рейс белән Татарстан башкаласына килде.
Бельгия татарлары делегациясе 18 кешедән тора, дип сөйләде ул. "Без республикага һәм Бөтендөнья татар конгрессына Казанга чакырулары өчен рәхмәтле. Мондый сәфәрләр ватандашларны берләштерә, әби-бабайларыбыз туган җиренә аяк басу мөмкинлеге бирә. Делегация әгъзаларының күбесе Россиягә һәм Татарстанга беренче тапкыр сәфәр кыла. Бу безнең өчен мөһим вакыйга, Татарстанда ике көндә туристлык объектларында булачакбыз", - диде ул.
"Бельгия татарлары" берлеге рәисе Лилия Вәлиева фикеренчә, яңа рейс ачылу нәтиҗәсендә, "туган як якынайган". "Франкфурт аша юл күп чакрымга кыскарды, бу безне шатландыра. Без иртән машинага утырып аэропортка киләбез, бер самолетка утырып Казанга кадәр очабыз. Бу искиткеч, Татарстанга килергә хыялланучы ватандашларбыз өчен зур бүләк", - дип саный ул.
"Бельгия татарлары" берлеге активисты Алия Кадыйрова да журналистларга хис-кичерешләрен белдерде. "Мин Казанда беренче тапкыр. Шәһәр турында күп ишеттем, хәзер барысын да күрәсе килә", - диде.
Пассажирлар арасында балаларына әби-бабайларының туган җирен күрсәтергә махсус килгән гаиләләр дә бар иде. "Франкфурт-на-Майне – Казан рейсы бик уңайлы, алайса Истанбулда яки Мәскәүдә башка самолетка күчеп утырырга туры килер иде", - дип билгеләп үттеләр.
Казанга Париждан да татарлар килде. Аларның сүзләренчә, Франкфурт-на-Майне үзәк авиапорт, аннан Европаның барлык шәһәрләренә дә барырга уңайлы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз