Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бельгия татарлары балаларны ял итәргә чакыра
«Бельгия татарлары» ассоциациясе оештырган лагерьга балалар тел өйрәнү өчен җыела.
(Казан, 22 май, "Татар-информ"). Бельгия татарлары балаларны ял итәргә чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте «Бельгия татарлары» оешмасы рәисе Лилия Вәлиевага сылтама белән хәбәр итә.
Лагерь Урта диңгез буенда, Испаниянең Аликанте дигән шәһәрчегендә урнашкан. Ата-аналар бирегә балаларын диңгездә ял итәргә, сәламәтлекләрен ныгытырга һәм шул ук вакытта тел өйрәнергә дип тә җибәрәләр.
"Без һәр көнне төрле темалар өйрәндек. Мәсәлән, аш-су темасы икән, шул хактагы сүзләрне ятладык. Алар белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзедек. Аннан соң ситуатив диалоглар да төзеп, сөйләшергә өйрәндек. Милли ашлар пешерү буенча мастер-класслар да узды. Аннары инде балалар үзләре дә кыстыбый, өчпочмак, гөбәдия пешерергә өйрәнделәр", - ди Лилия Вәлиева.
Бу проект өченче ел рәттән, 2016 елдан бирле, үткәрелә. Әлеге лагерьны «Бельгия татарлары» ассоциациясе оештыра. Быел, 2018 елда, кечебез, мөмкинлекләребез артканга күрә, географик ягыннан чакыруыбызны киңәйтәбез.
"Безнең жәмгыять «Tatars in Belgium» татарларны берләштерү, милли мохитебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өчен бик күп көч куя. Лагерьга балалар Бельгиядән, Алманиядән, Голландиядән, Испаниядән һәм Татарстаннан да киләләр. Балалар барысы да инглиз, француз, немецча, испанча, шулай ук фламад телендә әйбәт сөйләшә. Ләкин зур игътибар татар теленә бирелә. Әти-әниләр балаларының күп телләр белүен максат итеп куя. Күп тел белү — тормышта уңышка ирешүнең нигезе, дип исәплиләр", - диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз