news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Бельгия татарлары” ассоциациясе язучы Гөлсинә Галимуллинаны юбилее белән котлаган

Россия халкы мәдәниятен чит илләрдә танытканы өчен, Гөлсинә Галимуллинага Мактау грамотасында рәхмәт белдерелгән.

(Казан, 31 декабрь, ”Татар-информ”). Уннарча басма авторы, “Ел китабы”, “Бәллүр каләм” премияләре иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Галимуллина  Бельгиядәге ватандашларына әдәби әсәрләре һәм шәхси очрашулары аша таныш.

Ул берничә тапкыр Бельгиядә укучылары белән очрашкан, фольклор-этнографик чараларда катнашкан. Аның ватандашларны туган тел аша берләштерүгә омтылышын Россиянең Бельгиядәге илчесе Александр Токовинин билгеләп үткән.  Россия халкы мәдәниятен чит илләрдә танытканы өчен, Гөлсинә Галимуллинага Мактау грамотасында рәхмәт белдерелгән.

Татар ассоциациясе рәисе Лилия Вәлиева юбилярга бүләкләр һәм Россия илчесеннән грамота тапшырды, диелә ассоциация сайтындагы хәбәрдә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot