news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Берничә предмет буенча максатчан белем алганнарның 76 проценты мәктәпләргә эшкә урнашкан

Татарстанда югары уку йортларында «Рус теле», «Башлангыч сыйныфлар», «Математика», «Физика», «Химия», «Биология», «Тарих» белгечлекләреннән максатчан әзерлек буенча белем алган чыгарылыш белгечләренең 75 проценттан артыгы мәктәпләргә эшкә урнашкан.

Татарстан Иҗтимагый палатасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2025 елда максат һәм бурычлары үтәлеше нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек белән фикер алышулар барышында шул хакта билгеле булды.

Максатчан төстә педагоглар әзерләү мәсьәләсе буенча ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белемне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова чыгыш ясады.

«Бүген педагогик белгечлекләр буенча 205 студент максатчан нигездә белем ала. Алар максатчан квота буенча укырга кергәннәрнең 68 процентын тәшкил итә. Былтыр «Рус теле», «Башлангыч сыйныфлар», «Математика», «Физика», «Химия», «Биология», «Тарих» белгечлекләре буенча 85 кеше укуын тәмамлаган, шуларның 76 проценты мәктәпләргә эшкә урнашкан. 22 проценты магистратурада белем алуын дәвам итәргә уйлаган, 2 проценты эшкә урнашмаган. Соңгысына килгәндә, алар йә бала карау буенча декрет ялында булган, йә контракт төзеп хәрби хезмәткә китүчеләр», – диде Роза Шәяхмәтова.

Димәк, «Рус теле», «Башлангыч сыйныфлар», «Математика», «Физика», «Химия», «Биология», «Тарих» белгечлекләреннән максатчан әзерлек буенча белем алган чыгарылыш белгечләренең кимендә 75 процентын мәктәпләрдә эшкә урнаштыруга ирешү бурычы үтәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot