Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгечләр: Уку елы якынлашу сәбәпле Казанда торак арендалап тору кыйммәтләнә
Яңа уку елы якынлашу сәбәпле Казанда бер бүлмәле фатирны озак вакытка арендалап тору бәясе 9 процентка, ике бүлмәле фатирны арендалап яшәү бәясе 11 процентка артты. Бу хакта белгечләргә сылтама белән «РБК» хәбәр итә.
Моннан тыш, торакны озак вакытка арендалау бәяләрен үсешкә этәрүче сәбәп буларак белгечләр ташламалы ипотеканы бетерүне, шулай ук туристлар агымының сезонлы үсешен (шул сәбәпле күп кенә торак хуҗалары фатирларын тәүлекләп арендага бирә башлаган) атый.
Искәртик, быел май аенда Казан Россиянең торакны тәүлекләп арендалау иң нык кыйммәтләнгән шәһәрләре өчлегенә керде. Язгы бәйрәмнәр алдыннан үсеш 23 процентны, ә уртача бәя тәүлегенә 5470 сумны тәшкил итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз