Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда талпаннарның активлыгы октябрьгә туры килү турында кисәтәләр
Эпидемиологик сезон башыннан Татарстанның медицина оешмаларына талпан керү очраклары белән 9288 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 2569 ы – Казан халкы. Бу узган ел белән чагыштырганда 62,6 процентка һәм күпьеллык уртача күрсәткечтән 14,5 процентка артыграк. Бу турыда Казан мэриясе сайтында язылган.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) хәбәр иткәнчә, талпаннарның активлыгы апрель һәм октябрьгә туры килә.
Талпан энцефалиты буенча республиканың 30 административ территориясе эндемик булып тора, шул исәптән Казан. Бу территорияләрдә талпан кадалу очракларының 89,9 проценты булган.
Эпидсезон башыннан республикада кешеләрдән алынган 2131 талпан тикшерелгән: иксод талпан боррелиозын кузгатучы шуларның 682 сендә бүленеп чыккан (гомуми санның 32 проценты), талпан вируслы энцефалитын кузгатучы табылмаган.
Татарстанда талпанга каршы эшкәртү 2217,1 га мәйданда башкарылган, шул исәптән 672 га җәйге сәламәтләндерү оешмалары территорияләре эшкәртелгән.
Быел талпан вируслы энцефалитыннан республиканың 4330 кешесе, шул исәптән 655 бала прививкаланган.
Талпан тешләгән очракта, бөҗәкне алу өчен медицина оешмасына мөмкин булганча тизрәк мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуннан соң, энцефалитны профилактикалау кирәкме-юкмы икәнлеген билгеләү өчен аны лаборатор тикшеренүгә илтеп бирү сорала.
Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге юк икән, талпаннарны үзегезгә алырга кирәк. Тешләнгән урынны теләсә нинди чара (спирт яки йод) белән дезинфекцияләргә, шуннан соң кулларны сабынлап юарга киңәш ителә. Чыгарылган талпанны герметик рәвештә ябыла торган савытка төреп куярга һәм ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә (Сеченов ур., 13а) китерергә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз