news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр суда иминлек кагыйдәләрен искәртте

Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында искә төшерә. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • Бары тик рөхсәт ителгән урыннарда гына коенырга ярый. Әгәр сезне көчле агым алып китә башласа, агым буенча йөзәргә кирәк, югыйсә, ярга җиткәнче, хәл бетәргә мөмкин.
  • Сал, баржа яки пристань астына эләксәгез, күзегезне ачыгыз, тирә якка күз салыгыз һәм яктылыкка таба йөзегез.
  • Арыганны сизгәч, югалып калмагыз, тыныч суларга тырышыгыз. Ял итү өчен, аркага ятып, җиңелчә генә ишеп һәм аяклар ярдәмендә үзегезне су өслегендә тотып калыгыз.
  • Суда озак булмагыз — бу туңуга, көзән җыеруга китерергә мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100