news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр сораштыру белән бәйле яңа мошенниклык очраклары турында кисәтә

Мошенниклар потенциаль корбанының мәгълүмат базасын җыя, шул исәптән, «социаль сораштыру» һәм маркетинг тикшеренүләрен үткәрү ысулын куллана. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев сөйләгән, дип яза РИА Новости.

Бу Россия кешеләренең шәхси мәгълүматны сорау үтенече белән шалтыратуга һәм смс-хәбәргә ышанып бетмәүләре белән бәйле, ә менә алар төрле сораштыруны уңай кабул итә һәм катнашырга әзер. Шул рәвешле, аферистлар корбанның психологик портретын төзи һәм аннан кирәкле мәгълүматны ала.

Мисал өчен, сораштыру узарга һәм аның өчен бүләк вәгъдә итеп сылтама җибәрәләр. «Мондый сылтамалар буенча керергә ярамый. Бу фишинг, аферистларның осталыгына бәйле рәвештә, мессенджерларны җимерүгә һәм Дәүләт хезмәте порталында үз аккаунтыңны контрольдә тотуны югалтуга китерергә мөмкин», - дип кисәтте юрист.

Нәтиҗәдә мошенник корбаны исеменнән акча күчерүне сорап хатлар җибәрә ала, ә «Дәүләт хезмәтләре»ндә 2НДФЛ белешмәсен рәсмиләштерә, аның буенча микрозаймнар алырга мөмкин, әлбәттә, аларны зыян күрүчегә түләргә туры киләчәк, дип нәтиҗә ясады Соловьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100