news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә автомобильләрнең кайчан очсызланачагы билгеле

Россиядә март һәм апрельдә булган ажиотаж ихтыяҗдан соң, икенчел базарда автомобильләрнең бәяләре төшә башлады, дип белдерде Автоэкспертлар союзы президенты Олег Әмиров.

Тотылган чит ил автомобильләренә ажиотаж Россиягә каршы санкцияләр кертелгәннән соң барлыкка килде, ул бәяләр артуга китерде, диде Олег Әмиров.

«Бәяләр әкренләп төшә. Алар арткандагы кебек тиз төшми, әлбәттә. Ул вакытта кешеләр иртәгә нәрсә буласын аңламый иде һәм акчаның кыйммәте төшмәсен өчен нинди дә булса машина алып калырга тырышты. Бәяләр арту ажиотаж аркасында булды. Хәзер шундый тенденция күзәтелә: тотылган автомобиль алырга мөмкинлеге булган кешеләр моны эшләде инде, шуңа күрә калган тәкъдимнәргә бәяләр төшә», - дип яза Олег Әмировка сылтама белән РИА Новости. 

Валюта курсы кинәт күтәрелгәч һәм машиналарны Россиягә алып кайту белән авырлыклар килеп чыккач, бәяләре арткан яңа автомобильләр әле очсызланмый, диде белгеч.

«Яңа машиналарга килгәндә, кызганыч, доллар һәм евро курсының сумга карата төшүен аңларга кирәк, әмма күп кенә әйберләргә бәя ул кадәр төшмәде. Баланс тигезләнмәде. Моннан тыш, Европада җитештерелгән яңа автомобильләр Россиягә элекке кебек турыдан-туры керми. Алар хәзер безгә арадашчы илләр аша керә һәм бу аларның бәясен арттыра», - дип аңлатты Олег Әмиров. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100