Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгечләр: Котыру чиреннән дәва юк
Кешеләргә хайваннардан йога торган инфекцияләр авыр уза, инвалидлык бирә, ә котыру чире 100 процент үлемгә китерә. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары, КДМА нең эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасының өлкән мөгаллиме Любовь Авдонина әйтте.
«Котыру чиреннән дәва юк», – диде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында кешеләр һәм хайваннар да авырый торган чирләрне кисәтүгә багышланган матбугат очрашуында. Аның бу сүзләрен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов та җөпләде. «Котыру инфекциясен дәваларга өйрәнмәдек. Ул 100 процент үлем белән төгәлләнә», – диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз