news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр KazanForum да Россия, ислам илләрендә медицина туризмы хакында фикер алышачак

Белгечләр «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» ХV Халыкара икътисади форумында медицина туризмын үстерү һәм ислам дөньясы илләре пациентлары өчен хәләл хезмәтләр өлкәсендәге яңа мөмкинлекләр хакында фикер алышачак.

Әлеге туристик юнәлеш илебездә югары үсеш динамикасын күрсәтә: әгәр 2017 елда Россиягә чит илләрдән 300 мең кеше дәваланырга килгән булса, 2023 елда инде аларның саны 1,6 миллионга җиткән.

Россиядәге медицина хезмәтләренә Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Кыргызстан туристлары арасында ихтыяҗ зур. Шул ук вакытта, гомуми медицина тикшеренүләре дә, офтальмология, нейрохирургия кебек тар профильле хезмәтләр дә кызыксыну уята.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» Халыкара икътисади форумы Татарстан башкаласында 2009 елдан башлап ел саен уза. РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2023 елдан ул федераль статус алды. Быел KazanForum 14-19 майда «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә үтәчәк. Вакыйгада катнашу өчен рәсми сайтта теркәлергә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100