Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгечләр документсыз терлек керткән өчен штраф күләмнәрен әйтте
Татарстанның ветеринария хезмәте һәм Россельхознадзор белгечләре санкцияләнмәгән юл белән республикага терлек кертү очраклары өчен штраф күләмнәрен әйтте. Бу хакта алар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.
Мондый фактлар йә документларны тикшергәндә фаш ителә, йә хайваннарны идентификацияләү белешмәләре булмаудан беленә. Россельхознадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы урынбасары Артур Заһидуллин әйтүенчә, әгәр документсыз хайван кертәләр икән, административ штрафка тартылачаклар.
«Гражданнарга 3-5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30-40 мең сум, юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф каралган. Кемдер әйткәнне, кисәткәнне аңлый, ә кемгәдер рубль белән сугарга кирәк, юкса аңламый ул. Әгәр шундый очраклар ачыкланса, чарасын күрәчәкбез», - диде Артур Заһидуллин.
Аның сүзләренчә, кешеләрнең кесәсеннән артык акча чыгармыйча гына терлек санын арттырырга тырышуы зур проблема. «Ветеринария белешмәләре булмаган терлек күпкә арзанрак, шуның артыннан куалар. Карантинга куймасыннар өчен, документсыз кертүне ветеринария хезмәтеннән яшерергә тырышалар», - диде. Ул үз транспорты белән китереп бирергә әзер булган сатучылардан игъланнар күп булуын әйтте.
Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин да акча артыннан куу аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген искәртте. «Документсыз терлек арзан. Кесәләрендә акча калуга кызыгып, шушы адымга баралар. Тирә-юньдә шундый йогышлы авырулар була торып, терлекне документсыз алуның зыянын аңларга кирәк», - дип кисәтте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз