news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгечләр «Безнең ишегалды» программасының Казан халкы өчен әһәмиятен билгеләп үтте

Белгечләр «Безнең ишегалды» программасының Казан халкы өчен әһәмиятен билгеләп үтте
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан башкаласында «Безнең ишегалды» программасының алтынчы елы төгәлләнде. Быел 4,3 млрд сумга якын суммага 466 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Бу хакта Казан мэриясендәге эшлекле дүшәмбедә шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.

Шәһәр буенча барысы 600 мең кв. метр асфальт яңартылган, 5 меңнән артык кече архитектура формасы урнаштырылган һәм 120 дән артык яңа контейнер мәйданчыгы эшләнгән. Эшләр нәтиҗәсендә Казан халкы өчен 5 мең яңа парковка урыны ясалган, ә гомумән алганда үзгәрешләр 1 меңнән артык кешегә кагыл­ган.

ТР белгечләре «Эксперт клубы» мәйданчыгында программа нәтиҗәләрен һәм аның шәһәр инфраструктурасына йогынтысын тикшерде.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, сәясәт белгече һәм педагог Анастасия Исаева сүзләренчә, республикада торак пунктлар инфраструктурасына аерым игътибар бирелә.

«Иң беренче чиратта кешеләрнең ихтыяҗлары исәпкә алынуын әйтергә кирәк. Алар үз тәкъдимнәрен онлайн да, төрле инстанцияләрнең гражданнарны кабул итү бүлекчәләрендә шәхси мөрәҗәгать итеп тә калдыра ала», – дип ассызыклады ул.

Казан шәһәре Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең генераль советы әгъзасы Марсель Шәрәпов, «Безнең ишегалды» программасы шәһәр инфраструктурасын сизелерлек үзгәртте, дип билгеләп үтте.

Аның әйтүенчә, «программа зур торак комплексларын да, кечкенә ишегалларын да колачлый, бу исә хакимиятнең халыкның төрле ихтыяҗларына игътибарлы булуын күрсәтә».

Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстанның «Динамо» физкультура-спорт берләшмәсе рәисе киңәшчесе, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова, «Безнең ишегалды» программасы асфальт һәм буялган эскәмияләр турында гына түгел, дип билгеләде.

«Бу – шәһәрнең үз халкын тыңларга һәм тормыш сыйфатын күтәрә торган мохит тудырырга өйрәнүе турында», – диде ул.

Павлова сүзләренчә, бу юнәлешне «социаль архитектура» дип атарга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot