news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр: Базар ипотекасы буенча ставкаларның кимүен ел ахырында көтәргә кирәк

2025 елда күчемсез милек базары күбесенчә инде гамәлдәге ташламалы программаларга – гаилә ипотекасы, IT-ипотека һәм башкаларга өстенлек бирәчәк. Гомуми бирелгән күләмдә аларның өлеше артуын дәвам итәчәк, дип хәбәр итте «ДОМ.РФ» компаниясе белгечләре «Татар-информ» агентлыгына.

«2024 ел нәтиҗәләре буенча гомуми бирелгән күләмдә дәүләт ярдәме күрсәтелә торган ипотеканың өлеше сан буенча (636 мең яңа кредит) рекордлы 49 процентка һәм күләм буенча (3,4 триллион сум) 70 процентка җитте. Әгәр икътисадта Россия Банкының төп фараз сценарие гамәлгә ашырылса, ипотека ставкалары инде 2025 ахырында – 2026 ел башында ук кими башлаячак», - дип искәрттеләр «ДОМ.РФ» компаниясендә.

Бердәм торак төзелеше мәгълүмат системасы мәгълүматларыннан күренгәнчә, беренчел күчемсез милеккә ипотека буенча уртача ставка гыйнварда – 28,9 процент, икенчел күчемсез милеккә 29,3 процент тәшкил итә. Тулаем алганда, ставкалар 24 проценттан башлана һәм 29,7 процентка кадәр җитә. Аларның күләме күп кенә факторларга (банк сәясәте, беренчел взнос һ.б.) бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100