news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр банкларның ипотека бирүдән баш тарту сәбәпләрен аңлатты

Ипотека бирүдән баш тарту очракларының яртысы диярлек потенциаль заемчының кредит тарихы белән бәйле. Бу хакта «Известия» яза.

Аерым алганда, банкларның ипотека бирүдән баш тартуларының 47 проценты потенциаль заемчының проблемалы кредит тарихы, тагын 18 проценты кредит тарихы һәм гаризада күрсәтелгән эш урыны расланмау белән бәйле, дип хәбәр итте аналитиклар.

Белгечләр әйтүенчә, ипотека бирүдән баш тартуларның 11 проценты – ике факторның берләшүе: начар кредит тарихы һәм шәхси бизнес.

10 процент очракта расланмаган эш урыны яки чит ил гражданлыгы булган заемчының кереме белән бәйле, 8 процент очракта кредит бирмәүнең төп сәбәбе – чит ил гражданлыгы, дип өстәде аналитиклар.

2 ноябрьдә, Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Федерация Советында хөкүмәт сәгатендә, икенчел базарда ставкалар арту сәбәпле, ипотекага ярдәм итү чаралары турында сораячагын хәбәр итте. Хөснуллин сүзләренә караганда, бүгенге көндә икенчел торак базарына бернинди дә ярдәм күрсәтелми. Ул белдергәнчә, әгәр икенчел базарда ипотека үсештә булмаса, яңа йортларда ипотекага бәйле хәл дә начарая.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100