Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгечләр: Балаларның тәрәзәдән егылып төшүендә гаеп тулысынча ата-анада
Балаларның тәрәзәдән егылып төшүендә бары тик ата-аналар гаепле. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында балалар белән була торган бәхетсезлек очракларына багышланган матбугат очрашуында сүз барды.
Белгечләр москит ятьмәсе «ялган терәк» булуын әйттеләр. Шуңа таянам дип уйлап, балалар тәрәзәдән егылып төшә. Татарстан прокуратурасының балигъ булмаган балалар һәм яшьләр турында законнар үтәлешенә күзәтчелек итү бүлеге башлыгы Александр Цеханович язын көннәр җылытуга халык фатирларында тәрәзәләрен ача башлаганын, балаларның тәрәзә төбенә менгәннәрен искәртте. Кагыйдә буларак, 2-5 яшьтәге балаларны ачык тәрәзәләр үзенә «тарта». Быел, әле җәй дә җитмәстән, биеклектән егылып төшкән дүрт бала Республика балалар хастаханәсенә эләккән.
«Мондый очраклар балалар караучысыз калганга була. Балалар москит ятьмәгә таяна да, төшеп китә. Бу очракта министрлык һәм ведомстволарның профилактика эше генә ярдәм итми, төп эшне гаилә башкарырга тиеш. Ата-аналар көн сан балага куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга тиеш», – дип белдерде Александр Цеханович.
ДРКБның 2 нче травматология бүлеге мөдире, штаттан тыш баш балалар травматолог-ортопеды Руслан Хәсәнов та ата-ана контроле мөһимлеген ассызыклады. «Шундый бер очрак та булды: ата-анасы балаларын бүлмәдә калдырып, ишекне япканнар да, үзләре кухняда булган. Бала тәрәзәдән егылып төшкән. Урамда узып баручылар ашыгыч ярдәм чакырып, баланы хастаханәгә алып киткәннәр. Бу вакытта да әти-әнисе әле кухняда эшләүләрен дәвам иткәннәр. Балалары белән булган хәлне алар хастаханәдән шалтыраткач кына белгәннәр. Нужәли, ата-ана, бүлмәдә ник тыныч, тавыш юк икән, дип кереп карамый инде?! Балаларның егылып төшүендә гаеп тулысынча ата-анада гына», – дип билгеләп узды Руслан Хәсәнов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз