news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Белгечләр бәйрәмнәрдән соң организмны җайга салырга ярдәм итәчәк продуктларны атады

Бәйрәмнәрдән соң организмны җайга салу өчен рационга яшелчә, җиләк-җимеш һәм кипкән җимешләр кертергә, шулай ук аз-азлап туклануга күчәргә һәм кичке ашны йокларга 3 сәгать кала ашарга киңәш ителә. Бу хакта Роспотребнадзор матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомствода баланслы туклануга өстенлек бирү, менюның калориялелеген киметү һәм физик активлык өстәү мөһим, дип ачыклык керттеләр. Баланслы туклану, белгечләр сүзләренчә, организмны нормага китерергә генә түгел, ә иммунитетны ныгытырга да ярдәм итә.

«Витаминнарга бай ризыкларны һәм кирәкле микроэлементларны игътибарсыз калдырмагыз, бу яшелчәләр, җиләк-җимешләр. Коры җиләк-җимешләр дә бик файдалы - аларда клетчатка, минераллар, микроэлементлар, витаминнар бар, әмма шикәр дә күп, шуңа күрә урталыкны сакларга кирәк», – дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.

Ведомствода йоклар алдыннан кефир эчәргә мөмкин, дип өстәделәр. Организмны җайга салу өчен аз-азлап туклану тәкъдим ителә – көненә биш-алты тапкыр кечкенә порцияләр белән ашау.

Ашказаны-эчәклек системасындагы уңайсызлыклар, баш авырту, хәлсезлек яки күңел болгану вакытында белгечләр нәтиҗәлерәк чистарту процедураларын үткәрергә киңәш итә. Шулай ук кыздырылган, тозланган, маринадланган, фастфуд һәм тәм-томнарны рационнан чыгарырга киңәш ителә. Әгәр мондый чаралар ярдәм итмәсә, агулану яки эчәклек системасы авыруларын булдырмау өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Төп кыенлыкларның берсе – бәйрәмнәрдән соң йокы режимын торгызу. Көн саен бер үк вакытта ятарга һәм уянырга тырышып, әкренләп гадәти йокы расписаниесенә әйләнеп кайту мөһим», - дип аңлаттылар ведомствода.

Моннан тыш, белгечләр ял һәм уртача физик йөкләнеш тәкъдим итә, шул исәптән массаж, сауна яки мунчада җылыну.

news_right_1
news_right_2
news_bot