news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр: Абхазиядәге вазгыятьтән соң Россиядә мандариннарга кытлык көтелми

Зур сәүдә челтәрләрендә – Ваклап сәүдә итү компанияләре ассоциациясе әгъзаларында мандариннарга кытлык көтелми. Әлеге ассоциациянең президиум рәисе Игорь Караваев шулай дип белдерде. Бу хакта «Коммерсантъ» яза.

Искәртеп узабыз, элегрәк Абхазия Премьер-министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Валерий Бганба Россиянең, санитар хезмәтләр карарына сылтап, җиләк-җимеш кертүне тыюы хакында белдергән иде. Аның сүзләренчә, әлеге карар сәяси мотивлар буенча кабул ителгән.

Әмма, Караваев аңлатканча, тәэмин итүчеләр белән контрактлар озак вакытка төзелгән. Хәтта ниндидер сәбәпләр белән Абхазиядән бу «Яңа ел» җимешен кертүне киметсәләр дә, Россия кулланучыларының барыбер киң сайлау мөмкинлеге булачак.

Өстәвенә, «Руспродсоюз»ның башкарма директоры Дмитрий Востриков сүзләренчә, Россиядә Абхазия мандариннарының өлеше 5-7 процент кына, шуңа күрә әлеге җиләк-җимешне илгә кертүне вакытлыча туктату ихтималы бәягә йогынты ясамаячак.

Востриков ышандырганча, Россия 2023 елда 900 мең тонна мандарин сатып алган: шуның 500 меңе – Төркиядән, 100 мең тоннага якыны – Мароккодан. Әлеге җиләк-җимешне шулай ук Мисыр, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан да кайтарталар.

Кайбер ритейлерлар Абхазиянең Россиягә мандарин сату буенча төп импортер булмавын раслады. Шуңа күрә яклар үзара килешә алмаган очракта аларның җиләк-җимешен башка илләрнеке алыштырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100