news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр үзмәшгуль кеше пенсиядән мәхрүм ителә торган очракны әйтте

Үзмәшгуль салым хезмәтендә теркәлгәч, Пенсия фондында да теркәлеп, ирекле рәвештә взнос түләргә тиеш.

Белгечләр үзмәшгуль кеше пенсиядән мәхрүм ителә торган очракны әйтте
Султан Исхаков

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Салым хезмәтендә теркәлеп тә, Россия Пенсия фондында теркәлмәгән үзмәшгуль кеше пенсиясез калырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең пенсия билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлеге башлыгы Светлана Гайдук әйтте.

Ул үзмәшгуль булу өчен салым инспекциясендә теркәлергә тиешлеген искәртте. «Анда теркәлү Пенсия фондында үз ихтыяры белән иминият взносларын түләүче сыйфатында да теркәлгән дигән сүз түгел. Салым инспекциясендә теркәлеп тә, кеше пенсия фондына иминият взносларын түләмәскә мөмкин», — ди белгеч.

Светлана Гайдук әйтүенчә, шәхси эшмәкәрләр иминият взносларын түләргә мәҗбүр, ә үзмәшгульләрнең мондый бурычлары юк.

«Әгәр кеше пенсия фондына мөрәҗәгать итмәсә, безнең өчен ул эшләмәүче булып санала. Пенсия булсын өчен, Пенсия фондында теркәлгән булу һәм иминият взносларын ирекле тәртиптә түләү кирәк», — дип аңлатты ул.

Бу шарт үтәлмәсә, взнос түләнмәгән чорга пенсия билгеләнә алмый. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100